Зәйдә “биржа мәйданчыгында” баерга теләгән хатын-кыз мошенниклар кармагына эләккән
Зәйдә яшәүче 65 яшьлек хатын-кыз мошенниклар хәйләсенә эләгеп, 10 мең сум акчасыннан колак каккан.
7 июльдә район эчке эшләр бүлегенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аңа билгесез ир-ат шалтыратып, «биржа мәйданчыгында» акча эшләргә тәкъдим итә. Билгесез кеше белән сөйләшүне өзеп куясы урынга, әлеге хатын-кыз мошенникның хәйләле сүзләренә ышанып, тиз генә баерга була. Ул мошенник әйткән сылтама буенча кереп, аның инструкцияләрен үти. Исәп-хисап ачып, күп булмаган суммада акча кертә, шуннан соң берничә минут эчендә әлеге сумманың ике тапкыр артуын күрә. Беренче кеременә шатланган хатын тагын да зуррак суммада акча күчерә. Тагын кереме артканын күреп сөенә. Ләкин ахыр чиктә ул акчаны алу мөмкин түгеллеген аңлый. Шулай итеп, әлеге хатын-кыз билгесез счетка 10 000 сум акча күчерә.
— Әлеге очрак буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылды, — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әгәр дә сезгә шәхси мәгълүматлар, акча, банк карталары турында яки тиз арада баеп китүне вәгъдә итеп шалтыраталар икән, тиз арада сөйләшүне туктатыгыз, телефоныгызны куегыз дип киңәш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев