Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә аеруча тырыш хезмәт куючыларга дәүләт бүләкләре бирелде

Бүген Зәйдә район Советының утыз җиденче сессиясе утырышында 2023 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясау һәм агымдагы елга планнар билгеләү барышында, бертөркем тырыш хезмәте белән билгеләнгән зәйлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Утырыш эшендә катнашкан Зәйдә аеруча тырыш хезмәт куючыларга дәүләт бүләкләре бирелде. Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов район башлыгы Разиф Кәримовны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы алуы белән тәбрикләде. 

Шулай ук алар район башлыгы белән берлектә, бу көннәрдә 75 яшен тутырган икмәк кабул итү предприятиесе башкарма директоры Рифкат Фәрдиевка “ТАССРга 100 ел медале”н, район финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашевка “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” исемен, Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаровка Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтен тапшырдылар. Ә “Восток” агрофирмасы механигы Александр Романов, “Шатлык“ социаль ярдәм үзәге белгече Дарья Филиповская ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә, район башкарма комитеты хисап исәбе бүлеге башлыгы Ольга Городнова, ГРЭС предприятиесе технигы Ирина Емельянова, станциянең план бүлеге башлыгы Татьяна Зарипова, “Техно” заводы финанс директоры Ольга Московская ТР икътисад министрлыгы Мактау грамотасына лаек булдылар. 

Район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин һәм райондагы җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Андрей Иванов РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның Рәхмәт хатына ия булдылар. Бүләкләрне аларга Олег Викторович шәхсән тапшырды. Ә район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов һәм Эрнст Сәфәргалиев РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев