Бармак эзләрен ничек алырга, чын документларны ялганнан ничек аерырга һәм эксперт-криминалистның серле чемоданында нәрсә саклана?
Бу хакта үзәк китапханәдә 7нче мәктәпнең X сыйныф укучылары белән сөйләштеләр. 15 мартта үзәк китапханәдә "Ровесник" һөнәри юнәлеш бирү клубы кысаларында “Криминалист-экспертлар дөньясында” дигән һөнәр сәгате узды.
Укучылар белән очрашуга Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы бүлеге эксперт-криминалисты полиция лейтенанты Лилия Чапкова чакырылган иде.
Криминалист - катлаулы һәм күпкырлы һөнәр. Аның бик күп юнәлешләре бар. Вакыйга урынында эксперт нәрсә эшли, нинди порошоклар белән эшлиләр, ничек төшерелә һәм эзләр вакыйга урыныннан ничек алына? Криминалист һөнәрен кайда үзләштерергә мөмкин? Бу хакта Лилия Чапкова кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде.
Мәктәп укучыларында дактилоскопиянең күрсәткеч процедурасы зур кызыксыну уятты, алар үзләрен чын эксперт-криминалистлар итеп хис итә алды. Үзләрен детективлар буларак сынап карадылар, белгечләрнең эш ысулларын һәм алымнарын өйрәнделәр. Бармак эзләре хуҗа турында күп нәрсә сөйли ала икәне хакында белделәр. Бармак эзләре буенча кешенең җенесен, яшен хәтта һөнәрен белеп була икән. Шулай ук балалар экстремаль ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеген, җинаятьче белән очрашканда нәрсә эшләргә ярамаганын белделәр. Эшкә урнашырга вакыт җиткәч, еш кына яшьлек хаталары кешенең киләчәген бозарга мөмкин икәнлеген аңладылар.
-Яшьтән үк шуны истә тотарга кирәк! Җинаять кечкенә урлашудан башлана. Начар компанияләр белән аралашу, алкоголь куллану да җинаятчелеккә китерә, - ди Лилия Чапкова.
Фотолар үзәк китапханәдән.
Нет комментариев