Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй өлкәннәре сәламәтлек акциясенә кушылды

Өлкәннәр сәламәтлек проектына кушылып, ныклы адымнар белән ун мең адым җәяү атлады.

“Тормышка - ун мең адым” республика сәламәтлек акциясе кысаларында шәһәребез өлкәннәре Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркына чыкты. Акцияне район спорт идарәсе оештырды.

-Районда уздырылачак акция хакында ветераннар советы рәисе Алексей Алексеевка шалтыратуыбыз булды, ул шәһәребезнең иң актив өлкәннәрен паркка җыеп та килде. Акциядә 50гә якын өлкән кеше катнаша, - ди спорт идарәсенең әйдәп баручы билгече Эльвина Хәйруллина.

Җәяү йөрүнең сәламәтлеккә уңай йогынтысы һәркемгә билгеле. Кеше көненә ун мең адым атларга тиеш икән. Уртача адымнар белән йөрү кеше сәламәтлеге өчен иң уңай шарт булып тора. Чыннан да сәламәт булу өчен бу адымнарны без атлыйбыз микән соң? Ә менә өлкәннәребез ун мең адым йөрергә тырыша икән.

-Мин “Энергетик” Мәдәният сарае спорт залында оештырылган “Надежда” актив пенсионерлар клубына йөрим. Анда ел әйләнәсе төрле спорт, мәдәни чараларда катнашам. Без иртән килеп зарядка да ясыйбыз. Төштән соң ике сәгать дәвамында скандинавия таяклары белән паркта йөрибез. Бигрәк тә менә бүгенге кебек һава торышы торганда, өйдә яту – үз сәламәтлегеңә дошман булу дигән сүз бит, - ди акциядә катнашучы Мария Мерясева.

Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен онытканга бер түгел, бәлки даими үтәгән һәм шушы кагыйдәләр белән яшәгән кешегә генә алар чын файда китерә. Андый кеше турында ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара, диләр. Ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев - нәкъ шундыйлардан.

- Сәламәт тормыш рәвеше алып барыр өчен дөньяга һәм үзеңә карата позитив рухта булырга кирәклеген онытмаска кирәк. Бу үзеңнең һәм башкаларның күңелен күтәрә. Мин көненә ун мең генә түгел, унбиш мең адым атлыйм, - ди Алексей Васильевич.

Барлык катнашучылар да канәгать калды, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев