Ел саен “Татмедиа” АҖ үз карамагында нәшер ителүче газета-журналларга язылучылар арасында призлар уйната.
Шарты гади: берничә матбугат чарасына язылырга һәм язылу квитанцияләренең күчермәсен “Татмедиа”га юлларга кирәк. Быел да әлеге традициягә тугры калып “Татмедиа” АҖ бүләкләр өләште. Приз оту уенында катнашып бүләккә ия булучылар арасында “Зәй офыклары” газетасын укучыбызның да булуы безнең өчен аеруча сөенечле булды. Алар Зәй шәһәрендә яшәүче Садриевлар гаиләсе. Ә бүләкне редакциябезгә килеп алучы гаилә башлыгы Хәсән Зиннәт улы Садирев булды. Аңа без тантаналы төстә термопот тапшырдык. Шушыннан тормыш иптәше белән кайнар чәй эчеп, район тормышы белән газета укып танышуларын теләдек.
- Без иптәшем Эльмира белән икебез дә Түбән Кама районы Чаллыбашы авылында туып-үстек. Ә Зәйгә 1968 елда килеп төпләндек. Шул чордан бирле район газеталарын яратып укыйбыз. Башта дубляж буларак нәшер ителүче татар телендәге газетаны алдырсак, ”Зәй офыклары” чыга башлауга аннан аерылганыбыз юк. Хатыным Эльмира газета-журналларга язылу кампаниясе башлануга хат ташучыны көтеп алып язылып куя. Быел “Зәй офыклары” газетасы, “Сөембикә” журналы, “Ватаным Татарстан”ны алдырабыз. Газеталар килгән көннән алып чиратлап укырга керешәбез. Мин үзем кроссвордлар чишәргә бик яратам. Шулай ук район кешеләре турындагы язмаларны яратып укыйм, әдәби сәхифә рубрикасындагы әсәрләрдән өзекләрне көтеп алам. Ә тормыш иптәшем бакчачыларга киңәшләр, аш-су әзерләү турындагы язмаларга мөкиббән. Гомумән, “Зәй офыклары”ндагы һәр рубрика үзенә җәлеп итә. Ә инде язылучылар арасында мондый бүләкләр уйнату, безне тагын да яраткан басмабызга тугры калырга өнди. “Татмедиа” АҖ нә зур рәхмәт, шундый кызыксындыру чаралары оештырган өчен. Әле икенче ел гына лоторея уенында катнашуыбызга карамастан бүләкле булдык, - ди Хәсән Зиннәтович.
Хәсән Садриев хезмәт елларын тимер юл эшенә багышлаган, ә тормыш иптәше Эльмира ханым озак еллар “Татпотребсоюз” оешмасында хисап бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан. Алар гаиләсендә һәрвакыт басма матбугатка язылып, танышып бару күркәм традициясе яшәгән. Элегрәк елларда ир-атлар өчен, хатын-кызлар өчен, балалар өчен атап чыгарылган дистәләгән газета-журналларга язылган алар. Ә инде лаеклы ялга чыккач район газетасы “Зәй офыклары”на тугры калганнар. Алга таба да без укучыбызның безнең белән булуын теләп калабыз.
Роза Илалтдинова фотосы.
Нет комментариев