Районда балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү атналыгы бара.
16 мартта Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре атналык кысаларында 1нче мәктәптә «Дисциплина һәм тәртип – безнең тугры дусларыбыз» дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
“Әлеге чараны үткәрү максаты - укучыларга хокукый белем бирү, законга буйсыну тәртибе күнекмәләрен, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру; хокук бозуларны профилактикалау. Чара ахырында балаларга үткәрелгән тема буенча белешмәлекләр таратылды”, - ди музей хезмәткәре Татьяна Кузнецова.
Фото музейдан
Нет комментариев