Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урта Багражда маскировка челтәрләре үрүчеләр янында ялга кайткан хәрби булды

Бүген йөзенче маскировка челтәрен үреп бетерүче апалар янына махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрби авылдашлары килде.

 
Батя позывноен йөртүче егет мобилизация буенча Ватан сагына басты. Ул бу көннәрдә туган якка ялга кайтты. Ялын егет гаиләсе, якыннары белән уздыра. Ә бүген ул туган авылында маскировка челтәрләре үрүчеләр янына ике улы, тормыш иптәше белән килде. Челтәр үрүче апалар аны табын әзерләп, бәлеш пешереп көтеп торды. Барысы да хәрби егетне кочаклап исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.  
 
Егет челтәр үрүче апаларга рәхмәтләрен белдерде, челтәрләрнең алар өчен бик кирәкле булуын әйтте. 
"Без булган урыннар шул челтәрләр белән капланган. Ярдәмегез өчен рәхмәт ",  - диде.
Урта Баграж егете хәрби зонада күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булган. Тыйнак,  эш белән ныгып үскән егет ул.
 
Челтәр үрүче апалар аны изге теләкләр теләп ,үзләре үргән маскировка челтәрләрен күчтәнәч итеп биреп озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев