Яңалыклар

Урманчылыкка багышланган хезмәт

Илсур Мөбәрәкшинны ТР Рәисе котлады.

Һөнәри бәйрәм — Урманчылар көне

Сентябрьнең өченче якшәмбесендә илебездә Урманчылар көне билгеләп үтелә. Быел бу һөнәри бәйрәм 20 сентябрьгә туры килә.

Саба районында тантаналы чара

12 сентябрьдә әлеге уңайдан Саба районында Урман хезмәткәрләре көненә һәм Татарстан Урман хуҗалыгы дәүләт идарәсе органы оешуга 105 ел тулуга багышланган бәйрәм узды. Биредә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәй урман хуҗалыгы урманчысы Илсур Мөбәрәкшинга дәүләт бүләге тапшырды.

фото шәхси архивтан, дәүләт бүләге
фото шәхси архивтан, дәүләт бүләге

Янгыннан саклау — төп юнәлеш

Чарада Рөстәм Миңнеханов республиканың урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады. Ул урманнарны янгыннан саклауны урман хуҗалыгы үсешенең төп юнәлешләреннән берсе дип атады.

Хезмәтләрнең оператив эше нәтиҗәсендә берничә ел дәвамында Татарстан урманнарында бер генә янгын да чыкмаган. Моңа, аерым алганда, ел саен урман техникасы һәм җайланмалары паркын яңарту ярдәм итә.

видеодан скриншот, Илсур Мөбарәкшин маршрут буйлап патрульдә
видеодан скриншот, Илсур Мөбарәкшин маршрут буйлап патрульдә

Яңа техника тапшырылды

12 сентябрьдә узган чарада да урманчылыкларга яңа техника берәмлекләре тапшырылды. Зәй урман хуҗалыгына «МТЗ» тракторы бирелде.

Дәүләт бүләкләре тапшыру

Аннан республиканың урман тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Зәй урман хуҗалыгы участок өлкән инспекторы Илсур Мөбәрәкшин да бар. Аңа ТР Рәисе тантаналы төстә «Татарстанның атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре» исемен тапшырды.

Хезмәт юлы: Лубяннан Зәйгә

Илсур Лерон улы Зәй урман хуҗалыгында 1986 елдан эшли. Гомумән, аның әлеге тармактагы хезмәт стажы 45 ел. Тумышы белән Кукмара районының урманлы Лубян авылыннан булган егет, биредәге техникумны тәмамлагач, юллама белән Свердловск өлкәсе урманнарында һөнәри хезмәт юлын башлый. Ә армия хезмәтеннән соң Алабугага кайта, Зәй урман хуҗалыгына аны 1986 елда билгелиләр. Шуннан бирле Илсур Леронович әлеге төбәкне үзенең икенче туган ягы итеп яратып яши.

видеодан скриншот, урманчының хезмәте табигатьтә генә түгел
видеодан скриншот, урманчының хезмәте табигатьтә генә түгел

«Зәй урманнары — иң кадерле табигать кочагы»

«Зәй урманнарының һәр өлешен яхшы беләм. Миңа бу урыннар – иң якын, кадерле табигать кочагы», – ди Илсур Мөбәрәкшин. Быел ноябрь аенда ул 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена.


Нет комментариев