Яңалыклар

Зәйдән Зиннәтовлар гаиләсе тавыш бирүдә иң креатив булды

Әлфия һәм Ленар Зиннәтовлар улы Ислам белән бергә Зәй шәһәренең 1435нче сайлау участогында тавыш бирүдә катнаштылар

Гаилә иҗади рәвештә катнашырга карар кыла: гаилә башлыгы фотода Кыш Бабай образында пәйда була. Нәтиҗәдә аларның үзенчәлекле рәвештә сайлауларга килүе “Иң креатив гаилә” номинациясендә җиңү китерде.

Әлфия Зиннәтова әлеге фотоны “ВКонтакте” социаль челтәрендәге  үзенең битенә урнаштырган һәм алар әлеге номинациядәге бәйгегә сайлап алынды. Зәйлеләр Зиннәтовлар өчен күпләп тавыш бирде.

Махсус приз сыйфатында гаилә Electrolux һава дымлагычын алды. Зиннәтовларны җиңүләре белән котлыйбыз!


Нет комментариев