Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 1,14 млн сумлык  товар сатылган
Яңалыклар

Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 1,14 млн сумлык товар сатылган

Шимбә көнне, 19 сентябрьдә, Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Бер көндә 1 141 980 сумлык 7,69 тонна продукция сатылган. Дуңгыз ите һәм сыер ите, кош ите, сарык ите, бәрәңге, бал һәм башлы суган иң күп сатыла торган товарлар булып кала.

Сәүдәдән тыш, кунакларны бай программа көтә иде: концерт номерлары, халык коллективлары чыгышлары, ә авыл җирлекләре вәкилләре чәй, коймак, бәлешләр белән сыйладылар. Ярминкә сатып алу урынына гына түгел, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен дә күркәм бәйрәм итү ноктасына әверелде.

Зәйдә ярминкәләр һәр шимбәдә сентябрьдән майга кадәр уза. Киләсе ярминкә 26 сентябрьдә була.


Нет комментариев