Яңалыклар

Язмышка рәхмәтле ул: алты бала әнисе Нина Комарованың тормыш юлы

Тормышта нинди генә катлаулы язмышлы кешеләр очрамый. Һәр кешең язмышы үзенчәлекле, үзгә. Авырлыкларны җиңеп чыгар өчен үзендә көч тапкан Нина Комарова язмышына, балаларына рәхмәтле. Тиздән 80 яшен билгеләп үтәчәк Нина апа үткән тормыш юлына кайтып, башыннан кичергәннәрне сөйләп бирде.

Әти-әни нигезендә — хезмәт һәм дөреслек

Урта Пәнәче авылында Федор Васильевич һәм Анна Петровна Ивановлар гаиләсендә өч бала — Нина, Анатолий, Валентина үсә. Гаилә башлыгы Федор Васильевич бригадир булып эшли, авылга беренче трактор алып кайтучы да ул була һәм Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

— Әти безне эш сөючән итеп, һәрвакыт дөреслек яклы булыгыз дип, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтеп үстерде, — дип искә ала Нина апа.

Әнисе Анна Петровна умартачылыкта, яшелчәчелектә бригадир булып хезмәт куя. Алар 1939 елда гаилә корып, 65 ел тату, үрнәк гаилә булып яшәгәннәр. Икесе дә 2004 елда, февраль аенда берничә көн аерма белән, мәңгелеккә киткәннәр.

— Әти Урта Пәнәче авылына беренче тракторны алып кайту тарихын сөйли иде. Барлык авылдашлар, күрше авылдан да әлеге тракторны күрергә килделәр, зур дәрәҗә, горурлык, әйтеп бетермәслек шатлык булды, дия иде әти. Әти әни вафат булгач аны бик бик сагынды, юксынды, үзе дә күп тормады, берничә көннән китеп барды, — дип яшьле күзләрен сөртеп искә алды Нина апа.

фото гаилә архивыннан, Нина ханым 6 баласы белән
фото гаилә архивыннан, Нина ханым 6 баласы белән

Мәктәп еллары һәм укытучыларга рәхмәт

Башлангыч белемне Нина апа Урта Пәнәчедә ала. Бишенче класска Югары Пәнәче мәктәбенә киләләр. Сыйныфта Алмалы, База, Югары Пәнәче, Урта Пәнәче, Түбән Пәнәче авылларыннан 34 бала укый. Сыйныф җитәкчеләре — Фәиз абый Хәмитов, мәктәп директоры Кашшаф абый Хәмитов була.

— Математика, рус теле, химия дәресләрен яраттым. Һәр укытучы төпле белем бирде, аларга рәхмәтебез зур: Мирза абый Гыйльманович, Зоя апа Егоровна, Нина апа Егоровна, Фәиз абый Хәмитов, Кашшаф абый Хәмитов һәм башка укытучылар. Мәктәпкә җәяү йөреп укыдык, — дип хатирәләренә бирелүен дәвам итә Нина апа.

Алты бала һәм зур гаилә бәхете

18 яшьтә кияүгә чыккан Нина апа алты бала табып үстерә. Балаларын ялгыз тәрбияләргә, укытырга, өйләндерергә-кияүгә бирергә туры килә.

— Балаларыма бик рәхмәтле мин. Барлык эшләремдә алар зур ярдәмчеләрем булдылар. Дүрт улым, ике кызым кешелекле булып үстеләр, Аллага шөкер. Барысы да гаилә корды. Кияү, киленнәрем дә бик яхшылар. Бүгенге көндә 18 оныгым, 8 оныкчыгым бар, барыбыз бергә җыелганда 37 кеше булабыз. Ходайга мең рәхмәтле мин, барлык кешеләргә саулык, бәрәкәтле гомер телим, — ди, шатлыклы күз яшьләрен сөртеп, Нина апа.

фото гаилә архивыннан, Нина Комарова якыннары белән
фото гаилә архивыннан, Нина Комарова якыннары белән

Хезмәт юлы һәм яшьлек хатирәләре

Яшьлек елларын сагына Нина апа. Урта Пәнәче авылында дуңгыз фермасында эшләгән еллар матур хатирә булып күңелендә саклана. Чаллы шәһәрендә лифтер булып та, подъездлар җыештыручы да булып эшләгән. Авырлыкларны җиңеп яшәргә өйрәнгән.

— Малайларны армиягә озату, каршы алу — һәр ана өчен горурлык. Кызларым да, улларым да үз юлларын тапты, укыдылар, гаилә кордылар, матур тормышта яшиләр. Рәхмәт аларга, — ди ул.

Сеңлесе Валентина: әти кызы

Нина апа янында аның сеңлесе, тиздән 75 яшен билгеләп үтәчәк Валентина апа Сәлахова утыра. Аның белән дә әңгәмә кордык.

— Мин күбрәк әти кызыдыр. Бөтен техника минеке иде. Кечкенәдән техникада йөрергә яраттым. 27 ел рульдә йөрүемдә дә әтинең өлеше зур, — ди Валентина апа.

Валентина Федоровна башлангыч белемне Урта Пәнәче мәктәбендә алганнан соң, Югары Пәнәче мәктәбендә укый. Мәктәп мәчет бинасында була. Сыйныфта 39 бала укыйлар. Рус теле дәресләрен бик ярата ул, диктантларны бик яхшы итеп яза.

фото гаилә архивыннан, Комаровлар
фото гаилә архивыннан, Комаровлар

-Нияз Зиннәтович рус теле грамматикасын бик яхшы укытты. 9–10нчы сыйныфны Бигеш мәктәбендә укыдык. Укытучыларыбызга, әти-әниебезгә зур рәхмәтле без, — ди Валентина апа.

Әлмәт шәһәрендә сәүдә техникумын тәмамлаган Валентина апа 1974 елда Чаллы шәһәрендә универсам бинасын ачуда катнаша. 1976 елда тормышка чыга. Тормыш иптәше Шамил Салихович белән матур гомер кичерәләр.

Авырлыкларга бирешми яшәргә өйрәнгән, дөньядан ямь табып яши белүче кыю йөрәкле кешеләр ул Нина белән Валентина апалар. Гел шулай тормышка рәхмәтле булып, шөкер итеп, гөрләшеп яшәсеннәр иде дип телибез.

  • Фотолар гаилә архивыннан. Язма Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина белән берлектә әзерләнде.

 


Нет комментариев