Заманча интернет - ул чиксез белем һәм аралашу чыганагы гына түгел, ә яшерен куркыныч янаулар территориясе дә. Цифрлы дөньяда безнең балалар һәм яшүсмерләргәкуркыныч янау аеруча зур.
Баланы онлайн куркынычлардан ничек сакларга һәм төрле чакыруларга каршы аларны дөрес җавап бирергә ничек өйрәтергә?
Зәйнең "Радость " социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен цифрлы куркынычсызлыкка багышланган видео дәресләр циклы үткәрелә. Аларда балалар һәм яшүсмерләр челтәрдә очраша торган иң актуаль куркынычларны тикшерәләр:
* Мошенниклык. Уеннарда фишинг сылтамаларны, фейкны ничек таныргв?
* Яллау. Ят кешеләр белән хат алышканда нинди сигналлар сагайтырга тиеш? «Өлкән дусты» ның кызыксынулары буенча яшүсмерне куркыныч эшчәнлеккә җәлеп итәргә тырышуын ничек аңларга?
• Куркыныч челленджлар. Трендларны тәнкыйди бәяләргә һәм «юк»дип әйтергә өйрәтәбез.
• Деструктив контент. Мәгълүматны ничек фильтрларга һәм агрессияне, зарарлы гадәтләрне яки суицидаль кәефләрне пропагандалаучы төркемнәр йогынтысына эләкмәскә.
Боларның барысын да үзәк белгечләре конкрет тормыш ситуацияләре мисалында аңлаталар.
Бергәләп без куркынычсыз цифрлы мохит булдыра алачакбыз, анда һәр бала онлайн-янаулардан сакланачак һәм үзен челтәрдә җаваплы тотарга өйрәнәчәк.
Нет комментариев