Патриотик рухлы егет үз тавышын бирде
Яңалыклар

Патриотик рухлы егет үз тавышын бирде

Зәйдә Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү участокларына 18 яше тулып, беренче тапкыр гражданлык бурычын үтәүчеләр, бу гамәлләрен горурлык белән хәбәр итәләр

Шундый патриотик рухлы егетләрнең берсе, спортчы – Рәзил Мостафин.  

“Бүген безнең гаилә өчен үзенчәлекле көн — улым Мостафин Рәзил, Казан энергоуниверситетының I курс студенты, гомерендә беренче тапкыр сайлауларда катнашты”, - дип уртаклашты шәһәрдәшебез Ләйлә Мостафина.

Рәзил Мостафин беренче тапкыр гражданлык бурычын үти
Рәзил Мостафин беренче тапкыр гражданлык бурычын үти

Рәзил 1435 нче сайлау участогында тавыш бирде. Аның өчен бу формальлек кенә түгел, ә олы тормышка мөһим адым һәм гражданлык җаваплылыгы чагылышы. Без аны аңлы рәвештә беренче тавыш бирүдә катнашуы  һәм илнең киләчәге өчен үз сүзен әйтүе белән котлыйбыз. Бу көн аның тавыш бирү хокукыннан һәрвакыт файдаланачак гражданин буларак шәхси юлының башы булсын.


Нет комментариев