Яңалыклар

Зәй районы Поповка авылыннан гаилә сайлауларда тавыш бирде һәм бала тудыру йортына китте

Поповкадан Сергей һәм Анастасия Максимовлар гаиләсендә бала туу гражданлык бурычын үтәүдән соң булды

Анастасиянең  әни булу вакыты җиткән иде, ә иң башта алар тормыш иптәше белән бергәләп сайлау участогына килергә карар иттеләр. Һәм  Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда катнаштылар, ә аннан соң бала тудыру йортына юл алдылар.

Башта - тавыш бирү, аннары - «бөтен гаилә белән сайлауларга» конкурсы өчен фото, һәм шуннан соң гына гаилә бала тудыру йортына китә.

Шул рәвешле, булачак Россия гражданы әнисенең үз бурычын үтәгәнен көтеп торган.


Нет комментариев