Мәгариф идарәсе каршында “Яшь педагог мәктәбе” эшли.
Күптән түгел яшь педагоглар өчен һөнәри үсешнең актуаль мәсьәләләренә, проблемалар һәм аларны хәл итүгә багышланган «Укытучы дәрестән башлана» темасына семинар узды.
Семинар кысаларында 3нче мәктәпнең яшь педагоглары Елизавета Голованова, Наталья Овчинникова ачык дәрес бирде. 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Алена Романова «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында «Педагогик дебют» номинациясендә җиңү яулауга ирешү үзенчәлекләре турында сөйләде һәм «Мәгариф мохитендә ясалма интеллектны куллану» темасына мастер-класс үткәрде. 3нче мәктәп педагог-психологы Тамара Рыжова «Яшь педагогның һөнәри кыенлыклары һәм аларны хәл итү юллары» темасына психологик тренинг уздырды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча семинарда катнашучылар сертификатлар алдылар.
Нет комментариев