«Туган тел» – ул гимны халкымның
Яңалыклар

«Туган тел» – ул гимны халкымның

26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн.

Ул Туган тел, Шигърият көне буларак билгеләп үтелә. Һәркемнең күңелендә – тукайлы шигърият, зурмы-кечкенәме иҗат рухы яши. Җирле шагыйрьләребезнең иҗаты шул хакта сөйли.

«Туган тел» – ул гимны халкымның 

Гүзәл халкым, моңлы халкым минем,
Бүләк иттең безгә Тукайны.
Әкияттәге «Су анасы», «Шүрәле»се
Таң калдырды күпме баланы!
Горур халкым, дәртле халкым минем,
Сатылмадың – телем сакладың.
Тукаемның шигырьләре аша
Матурлыгын телнең аңладым.
«Туган тел»не өйрәнмәгән юктыр татар,
«Туган тел» – ул гимны халкымның.
Галәм киңлегендә Тукай эз калдырды –
Җырын ишеттерде милләтнең.
Тукай бөек. Тукайлары булган
Милләт мәңге йөзен югалтмас.
«Җиктереп пар ат Казанга» җыры
Халкым теленнән һич кайчан төшмәс!

Рәмзия Ильина.

 


Нет комментариев