“Әбиемә сенсорлы экранлы кесә телефоны сатып алдым, тик, кызганычка каршы, ул аннан файдалана алмады, берничек тә килеп чыкмый.
Товар кулланылмаган, ярлыклары, тартмасы, документлар һәм хәтта экрандагы пленкасы да сакланган. Сәүдә объектына аны алмаштыру өчен мөрәҗәгать иттем, миңа товар техник яктан катлаулы дип, аны кире алудан баш тарттылар. Телефонның гарантия вакыты - 6 ай. Сәүдә объекты хаклымы?”
Мәдинә Галимова.
Сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама органы белгече Эльвира Милочкина җавап бирә.
- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон һәм РФ Хөкүмәтенең карары белән расланган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге нигезендә, сатып алучыга туры килмәгән һәм гарантия срогы бер елдан да ким булмаган техник яктан катлаулы сыйфатлы товар, сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн эчендә алыштырылырга тиеш.
Нет комментариев