Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан 70 тоннадан артык электроломны эшкәртүгә җибәргән

2022 елның сентбярендә «Утильләштерү мәктәбе: электроника» экология акциясе старт алганнан соң, Татарстан 70 тоннадан артык электролом җыеп, эшкәртүгә җибәргән. Бу хакта ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Республикада электролом җыю даими рәвештә оештырыла. Мәсәлән, 2023 елның май азагында шундый акцияләр Казан, Буа, Питрәч һәм Яшел Үзәндә үткәрелде. Нәтиҗәдә, алты тонна электролом җыелды, алар махсус экологик комбинатка эшкәртүгә җибәреләчәк.

Киләсе акция Алексеевск бистәсендә ике көн дәвамында уздырылыр дип планлаштырыла. Аның датасы, урыны һәм вакыты министрлык тарафыннан игълан ителәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев