Сарсаз-Баграж авылы егете Александр Осипов Ватан алдында хәрби бурычын үтәп, бу көннәрдә туган ягына кайтты.
Егетне әти-әнисе, туганнары, дуслары зурлап каршылады.
Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул — армия сафларында хезмәт итү. Туган ягында калган әти-әниеңне, якыннарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң?!
Менә шундый районыбызның батыр, кыю ир-егетләр арасында Сарсаз-Баграж авылы егете Александр Осипов та бар.
Александр кечкенәдән тәртипле, ярдәмчел булып үсә. Зәйдә татар гимназиясен тәмамлап, Зәй политехника көллиятендә электрик белгечлеген үзләштерә. Ул армия сафларына узган көзге чакырылышта алынган. Хезмәтен Калуга өлкәсендә ракета гаскәрләрендә үткән.
– Улыбызның Ватан алдында хәрби бурычын үтәп кайтуы – безнең өчен зур сөенеч. Ил-көннәребез тыныч булсын иде дип телибез. Барлык әниләрнең дә уллары исән-сау әйләнеп кайтсын, — ди әнисе Эльвира.
Нет комментариев