Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кырыгалдарлар кулына эләгүчеләр дә һаман саен булып тора

10 майда эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 44 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә.

Аның иптәш хатынының ТГ канал аккаунтын ватып, акча сорап хәбәр җибәрәләр. Нәтиҗәдә әлеге 44 яшьлек хатын-кыз билгесез счетка 45800 сум акча сала.

Шул ук көнне 48 яшьлек хатын-кыз, телефон аша бер банкның куркынычсызлык хезмәткәре итеп таныштырган кешегә ышанып, телефонында махсус программа булдыра. Нәтиҗәдә мошенниклар аның банк карталары турындагы мәгълүматны беләләр һәм 80 мең сум акчасын үзләштерәләр.

14 майда 39 яшьлек хатын-кызга “ВКонтакте” социаль челтәрендәге белдерү аша, терлек сатып алабыз дип шалтыраталар. Соңыннан аны алдап 13 мең сум акчасын урлыйлар.

Хәзерге вакытта әлеге мошенниклык очраклары буенча тикшерү эше бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X