Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күсе, тычканнардан котылырга көл ярдәм итә

Күпләр күселәрдән ничек котылырга белмичә аптырый.

Биш сутый җиребез һәм бакча йортыбыз бар. Элек агач йортыбызның идән астына күсе, тычкан ияләшүдән интегә идек. Менә инде ике ел алардан башка яшибез.

Кимерүчеләрдән ничек котылдыгыз соң, дисезме? Идән астына көл катламы җәйдек (5 кв. м мәйданга 1 чиләк исәбеннән). Берничә көн узуга, чакырылмаган кунакларның эзе суынды. Баксаң, көл аякларына ябышып, тән тиресен әчеттерә икән. Тычкан көлне ялый һәм ул, авыз куышлыгына эләгеп, әчеттерә.  Шулай итеп, кимерүчеләрбик тиз качып бетә.

Хәмидә Зарипова

(Ватаным Татарстан")

Фото freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев