«Язмыш» газетасының яңа саны килде
Яңалыклар

«Язмыш» газетасының яңа саны килде

“Зәй-информ” редакциясенә “Шәһри Казан” газетасының аерым чыгарылышы булган “Язмыш” газетасы килә башлады.

Газетаның әлеге санында сез танылган җырчы Илназ Минвәлиевнең авыр тормыш юлы турында, авыру улларын ничек тәрбияләү турында әңгәмә укый аласыз. Бөек Җиңү көненә багышланган язмалар. Мәкбүлә әбинең  сугышта хәбәрсез югалган ирен, баласының әтисен гомер буе көтүе турында эчтәлекле язма.   Редакциягә килгән хатлар, атналык намаз вакытлары, тормыш язган хикәят, гыйбрәтле язмышлар, төрле темаларга кызыклы хатлар, файдалы киңәшләр, сәламәтлек, бакчачы почмагы, кроссворд дисеңме, мәзәк, йолдызнамә барысы да сыйган бу гәҗиткә.

Ашыгыгыз! Газета санаулы гына.

Газетаның яңа санын укымый калмагыз. Бәясе бары тик 25 сум.  

Газетаны Т. Ялчыгол урамы 9нчы йорт адресы буенча урнашкан редакциядән үзегезгә уңайлы вакытта килеп сатып ала аласыз.


Нет комментариев