Яз үз хокукларын алды. Кояш турырак һәм җылырак карый башлау белән районда язгы санитар чистарту өмәләре башлана.
Чөнки яз җитү белән кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта башлый. Кыштан соң табигать уяна, тирә-якны тәртипкә китерү, төзекләндерү вакыты җитә.
Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрелә. Зәй районында ул кар таратудан башлана.
Быел яз иртә килде һәм фаразлар буенча апрельгә кадәр кар эреп бетәчәк, димәк, санитар көннәрдә – чәршәмбе һәм җомга көннәрендә предприятие-оешмаларга, учреждениеләргә үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештыруга керешергә вакыт. Бу хакта санитар-экологик икеайлыкны оештыруга багышланган киңәшмәдә сөйләшү булды.
Санитар-экологик икеайлык вакытында рөхсәтсез чүплекләр бетерелеп, зиратларда контейнерлар ремонтланып урнаштырылачак. Җәйгә таба газоннарны, чәчәклекләрне, скверларны төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре планлаштырылган.
Айгөл Яруллина фотосы
Нет комментариев