Бүген христиан динендәге зәйлеләр зиратка барып, үлгәннәрне искә ала
Яңалыклар

Бүген христиан динендәге зәйлеләр зиратка барып, үлгәннәрне искә ала

Бүген православие динен тотучыларның «Радоница» бәйрәме.

Ул Пасха артыннан икенче атнаныӊ сишәмбе көнендә билгеләп үтелә. Халык телендә бу көн «родительский» дип тә атала.

Шушы көнгә кадәр кешеләр туган-тумачаларының кабер өстен тәртипкә китерә, чардуганнарын буйый, рәтли, төзәтә, кыштан чыккан корган үләннәрне тырмалый, чәчәкләр утырта.

Без Зәйнең Яңа шәһәр зиратында булдык. Бирегә иртәдән үк халык килеп, якыннарын искә ала.

-Мин Чаллы шәһәрендә яшим. Ел да Зәйгә Радоница бәйрәменә кайтып, зиратка әти-әнием, якыннарымның каберенә барам, аларны искә алып, иман укыйбыз, - ди Ольга Волочай.

-Бүген Пасха шатлыгын үлгәннәр белән бүлешә торган көн. Ел да бу көнне зиратка барып, әти-әниләребез рухына дога кылабыз, - ди ирле-хатынлы Большаковлар.
Кулларына чәчәк, буялган йомырка, коймаклар тоткан халык зиратка килә, китә тора.


Нет комментариев