Бүген районда «Тоннель» операциясе узды
Операция барышында юл йөрү кагыйдәсен бозган 24 машина йөртүче ачыкланган.
Аларның 5се номеры укылышсыз машина белән идарә иткән. Ә 5 йөртүче техник яктан төзек булмаган машина белән идарә иткән, 11енең иминият таныклыгы булмаган, 2 машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән, 1 машина йөртүчегә машинаны тиешле кагыйдәләр буенча теркәмичә йөргән өчен беркетмә төзелгән. 1 машина махсус стоянкага озатылган
Юлларда сак булыгыз, кагыйдәләрне төгәл үтәгез, ди ЮХИДИ инспекторлары.
Фотолар ЮХИДИ идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев