Спорт

Зәй хоккейчылары республика турнирында икенче урында

12-13 сентябрьдә Зәйнең «Давыдов Арена» боз сараенда 2012 елда туганнардан төзелгән командалар арасында хоккей буенча республика турниры үтте.

Анда Чаллының «Челны», Казанның «Зилант», «Стрела», Зәйнең «Яшьлек» командалары беренчелек өчен ярышты.

Нәтиҗәдә Казанның «Зилант» командасы беренче урын алды. Зәйнең «Яшьлек» командасы икенче урында, Казанның «Стрела» командасы өченче урында.


Нет комментариев