Куш-Елгадан Гөлфания апа: гомер юлы - сабырлык үрнәге
Авыл һәм кеше

Куш-Елгадан Гөлфания апа: гомер юлы - сабырлык үрнәге

Гөлфәния апа Садыйкова Куш-Елга авылында игелекле гомер кичерә. Аңа 94 яшь

 Ул районыбызның Шыкмай авылында туган, Куш-Елгага килен булып төшкән.

Тормыш юлында очраткан мәхәббәт

Гөлфания апа 23 яшендә кияүгә чыга. Чаллыда урман цехында такта яруда эшли. Ә булачак тормыш иптәше Миннәхмәт абый белән Чаллы базарында танышалар, араларында мәхәббәт утлары кабына. Озак көттермичә, Гөлфәния апа Куш‑Елга авылына ишле гаиләгә килен төшә.

Колхозда куйган хезмәт һәм зур гаилә

Колхозда Миннәхмәт абый алдынгы тракторист булып хезмәт куйса, Гөлфәния апа төрле эшләрне башкара. Бергәләп 56 ел гомер кичереп, 6 бала үстерәләр. Кызганычка каршы, ике сабыйлары балачакта бакыйлыкка күчә.

фото мәдәният йортыннан, Гөлфәния апаның йортын үзе чиккән, бәйләгән әйберләр бизи
фото мәдәният йортыннан, Гөлфәния апаның йортын үзе чиккән, бәйләгән әйберләр бизи

Кул эшләренә бик әвәс була Гөлфәния апа: чигүен дә чигә, түрләмәләр, мендәр тышлары, өстәл һәм диван япмалары да тегә — өен үзе теккән-чиккән әйберләр бизи.

Кунаклар кабул итү

Бу көннәрдә Куш-Елга мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлфәния апа янында кунакта булды. Алар аның хәлен белеп, сөйләшеп утырды.

фото мәдәният йортыннан, Гөлфәния апа кунаклары белән
фото мәдәният йортыннан, Гөлфәния апа кунаклары белән

-“Бүгенге көндә Гөлфәния апа олы кызы Гөлнур апа карамагында тыныч картлык кичерә. Ул ил-көннәребезнең тыныч булуын, һәркемгә бәрәкәтле гомерләр тели”, - ди Куш-Елга мәдәният йорты директоры Зөлфия Имаметдинова.

Фотолар мәдәният йортыннан.


Нет комментариев