Зәйдә шикәр чөгендере чәчәләр
Видео новости

Зәйдә шикәр чөгендере чәчәләр

Утыртыласы барлык мәйданның 73 процентында эш башкарылган.

Нива җитештерү комплексының “Александр Бистәсе” бүлекчәсендә чөгендер чәчү оешкан төстә бара. Язгы чәчүне туфракта дым бар чагында, тиз арада башкарып чыгу өчен биредә мөмкинлекләр бар. “Монопил” маркалы 3 чәчү агрегаты эшли.
“Зәй” агрофирмасының “Алга” бүлекчәсе басуларында да тулы куәттә чәчү эшләре бара. Биредә татлы тамыр 643 гектар мәйданда чәчеләчәк. Эшне вакытында тәмамлау өчен биредә бөтен мөмкинлекләр бар: техника, агрегатлар төзек, чәчү процессы тулаем механикалаштырылган, эшче куллар да җитәрлек. Игенчеләр өчен иң мөһиме хәзер - һава шартларының уңай торуы.

Район аграрийлары һәр кояшлы көннән файдаланып, атна ахырына чөгендер чәчү эшен төгәлләмәкче. Зәй хезмәтчәннәре быел да республика буенча алдынгылар рәтендә булыр дип өметләнәнбез.


Нет комментариев