Яңалыклар

Туган авылым Дүрт-Мунчаның җылысы

Әй, Дүрт-Мунча, Дүрт-Мунча, Исемең ямьсез синең. Исемең ямьсез булса да, Җисемең матур синең! Башка авыллар арасында Бармы икән синең тиңең?! Бу шигъри юлларның авторы – күп еллар Дүрт-Мунча авылы китапханәчесе булып эшләгән Гамбәрия апа Гыймазетдинова (Насыйбуллина).

Гамбәрия апа — Дүрт‑Мунча китапханәсе рухының нигезе

Башлангыч сыйныфларда укыганда авылыбызга, техникум тәмамлап, Гамбәрия апа эшкә кайтты. Әле ул вакытларда авылда китапханә бинасы юк иде. Авыл идарәсе бинасында аңа бер шкаф китап белән идарәнең бер почмагын биргәннәр. Без – башлангыч сыйныф укучылары, идарә мәктәпкә каршы булганлыктан, тәнәфесләрдә, йөгереп, китапка керә идек. Гамбәрия апа безне ачык йөз белән каршы ала иде. Китап сайлап алу мөмкинлеге зур булмаса да, китап алып, рәхмәт әйтеп чыгып китә идек. Икенче тапкыр тапшырырга кергәндә, китапның эчтәлеген сорый, сөйләтә иде.

Китапка, китапханәче һөнәренә мәхәббәтем шул вакытларда башлангандыр дип уйлыйм.  Ниһаять, китапханәнең үз бинасы да булды. Гамбәрия апа үз янына китап яратучыларны бик тиз туплады. Чөнки ул эшне бик оста итеп оештыра белә иде. Чараларның да ниндиен генә оештырмады?! Китап укучылар конференцияләре, китап презентацияләре, язучылар белән очрашулар, кычкырып укулар, китап күргәзмәләре, гомумән, санап бетергесез... Укыган әсәрең турында да үз фикерләреңне, бәяңне язулар да бик мавыктыргыч итеп оештырыла иде.

фото: шәхси архивтан, Гамбәрия Гыймазетдинова
фото: шәхси архивтан, Гамбәрия Гыймазетдинова

Яңалыклардан артта калмау иде аның характерында

Авыл халкы белән концерт-спектакльләр, очрашулар оештыру бихисап иде. Ул үзе матур итеп җырлап, рольләрне ышандырырлык итеп уйнады. Китапханәбез районда, республикада алдынгы урыннарда булды. Ул елларда Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәзинә Мәрданшина да аның хезмәтенә зур бәя биреп, бик мактый иде. 

Гаиләсе, балалары булуына карамастан, ул читтән торып Казан мәдәният институтының китапханә бүлеген тәмамлады. Күпме тырышлык, үҗәтлек, замана таләпләреннән, яңалыклардан артта калмау иде аның характерында! Бу язмам Гамбәрия апа рухына дога булып барып ирешсен иде.

Остазлык һәм юл күрсәтү

Күз алдымда шундый үрнәк кеше мине дә шул һөнәргә этәрде. Мин дә Алабуга культура-агарту училищесының китапханәчеләр әзерләү бүлеген тәмамладым. Укып бетергәч, юллама буенча районыбызның Сарсаз-Баграж авылына эшкә килдем. Анда ике ел уңышлы гына эшләдем. Чөнки остазым Гамбәрия апаның роле зур булды.

Китап, әдәби әсәрләр ярату мине татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга өндәде. Казан дәүләт педагогика институтын уңышлы тәмамлап, лаеклы ялга чыкканчы 45 елдан артык районыбызның күренекле шәхесләр биргән Югары Баграж мәктәбендә балаларга ана теле һәм әдәбияты дәресләре укыттым. Хезмәтемне бәяләп, дәүләтебез бүләкләренә лаек булдым. Ике балам да укытучы һөнәрен сайладылар.

фото: шәхси архивтан, Роза Меньшикова
фото: шәхси архивтан, Роза Меньшикова

Авылым истәлекләре

Авылыма, әти-әнием каберенә кайткан саен, авылымның төзеклегенә, җәмәгать биналарының караулы булуына шатланам, сокланам. Җитәкчеләргә, авыл халкына рәхмәтем чиксез. Мин авылым белән бик горурланам. Кайтсам, балачак, яшьлек елларымны искә төшерәм. Авылымның һәр урыны, һәр тыкрыгы, һәр сукмагы миңа нәрсәнедер хәтерләтә, истәлекләрне яңарта. 

Язмамны Р. Кәбировның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә.

Сөенечтән үксер идем,
Яшьлегең кайтты дисәләр;
Бераз гына авылымда
Торыр вакыт бирсәләр.
Авылым искә төшкән саен,
Уйга килә дус-ишләрем.
Хәтер киштәләре сүтелә һаман,
Гүя узам гомер юлларын. 
  • Хөрмәт белән Дүрт-Мунча авылы кызы Роза Гыйниятуллина (Меньшикова).

Нет комментариев