Яңалыклар

Үзе китте, моңнары калды

Районыбызның оста гармунчысы Нургали Әхмәтҗанов вафат булды.

Кеше китә, җыры кала, диләр... Районыбызда узган һәр бәйрәмнең күрке, һәр чараның бизәге иде ул Нуграли абый. Аны күрмәгән, аның гармун моңын ишетмәгән кеше районда юктыр. Ул оста гармунчы гына түгел, ә бик нурлы, якты, гади кеше иде. Шул сыйфатлары белән дә үзенә җәлеп итеп торды, хөрмәт уятты. 

Нургали Миннегали улы 1956 елның 6 октябрендә Менделеевск районының Бәзәкә авылында туган. Армия хезмәтен хәрби диңгез флотында су асты көймәсендә  узган. Аның Югары Мәлемгә килеп, биредә төпләнеп яшәп калу тарихы да кызыклы. Хәрби хезмәтне бергә үткән Мәлем егете Имбель Әлмиев белән алар Алабугада очрашалар. Имбель абый аны туган авылы Югары Мәлемгә кунакка алып кайта. Һәм Нургали авылның иң чибәр кызы Назимәгә гашыйк булып, биредә төпләнеп кала. Колхозда электрик булып эшли. Ә эштән бушаган арада һәрвакыт кулына гармунын алып суза торган була. 

Ул музыкага  кече яшьтән үк гашыйк була, үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Югары Мәлемдә, районда узучы чараларның уртасында  гармунда өздереп уйнап, күңелләрне җилкетә иде. Йомшак күңелле, ярдәмчел Нургали абый тормыш иптәше Назимә апа белән өч кыз үстерде, биш оныгының яраткан бабасы. Әтисенең музыка дөньясын яратуы кызы Гөлнарга да күчкән. Ул бик матур җырлый, үзе дә җырлар яза. 

Нургали абый  үз эшенең чын остасы, ихлас кеше, халык мәхәббәтен яулаган шәхес иде. Аның якты йөзе, самими аралашуы, моңлы уйнавы, хатирәләре йөрәкләрдә мәңге сакланачак.


Нет комментариев