Тавыш бирүдә катнашкан 446 зәйле саулыгын да кайгыртты
Сәламәтлек

Тавыш бирүдә катнашкан 446 зәйле саулыгын да кайгыртты

Зәйдә сайлау участокларына килүчеләргә гриппка карша прививка ясату мөмкинлеге дә булды

Бу исә кешеләргә гражданлык бурычын үтәү белән беррәттән сәламәтлекләрен кайгырту өчен уңайлылылык тудырды. Вакцинация ясау мобиль бригадалары шәһәрнең 1нче, 2нче, 4нче,  6нчы, 7нче мәктәпләрдә, татар гимназиясендә эшләде. 

Район үзәк дәваханәсе мәгълүмате буенча медицина хезмәткәрләре тавыш бирү урыннарында  барлыгы 446 кешегә вакцинация үткәргәннәр.


Нет комментариев