Зәй районы аграрийлары бөртеклеләр уңышын җыюны төгәлләү алдында тора
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, “Зәй шикәре” һәм “Восток” агрофирмаларында бөртеклеләрне урып-суктыру инде төгәлләнде. “Зәй” агрофирмасында әле эш бар. Бер үк вакытта өч агрофирма кырларында да рапс культурасын суктыру бара.
“Рапс район кырларында 4500 гектар мәйданны били. Инде шуның бер мең гектар чамасы җыеп алынды. Көннәр матур торганда бу эшне тәмамлау бурычы җитди куелган”, - ди идарә башлыгы Фәргать Камалиев.
Шулай ук механизаторлар шикәр чөгендере уңышын җыюга да төп көчне бирә. 9600 гектардагы татлы тамыр инде 3500 гектарда җыйнап алынган.
Нет комментариев