Зәйдә җылылыкны этаплы рәвештә бирү 22 сентябрьдән башлана
Яңалыклар

Зәйдә җылылыкны этаплы рәвештә бирү 22 сентябрьдән башлана

Җылылык этаплап биреләчәк: башта — социаль объектларга, аннан — күпфатирлы йортларга.

Бүген җылылыкны балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм медицина учреждениеләренә бирергә планлаштыралар. Бу хакта Зәй ГРЭСы директоры Дмитрий Прохоров хәбәр итте. Социаль объектлар тоташтырылганнан соң, җылылык күпфатирлы торак йортларга килә башлаячак. Җылыту чоры һаваның уртача тәүлеклек температурасы өч тәүлек дәвамында рәттән +8 °C тан түбән торган көннән башлана. Элек җылыту сезонын башлау өчен мондый биш көн кирәк иде. 2026 елда һава кискен суыткан очракта җылылыкны тизрәк бирү өчен бу срокны кыскарттылар.

Җылылыкны бирү турында карар ничек кабул ителә

Шул ук вакытта коммуналь хезмәтләр һава температурасына гына йөз тотмый. Җылыту сезонына әзерлек барышында синоптикларның фаразлары, узган еллар статистикасы һәм шәһәр инфраструктурасының әзерлеге исәпкә алына. Йортларда җылылык челтәрләренең, котельныйларның һәм җылыту системаларының торышы тикшерелә. Җылыту сезоны башланыр алдыннан белгечләр тиешле сынаулар үткәрәләр, системаларны юалар һәм ачыкланган җитешсезлекләрне төзәтәләр. Бу инфраструктураны көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерләргә мөмкинлек бирә.

Җылылык этаплап бирелә. Беренче чиратта җылылыкны социаль учреждениеләргә — балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм медицина оешмаларына җибәрәләр. Аннан соң җылылык күпфатирлы йортларга, ә аннан соң административ биналарга, складларга һәм сәнәгать предприятиеләренә керә.


Нет комментариев