14-20 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 132 хәбәр һәм гариза кергән.
Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, урлашу, мошенниклык очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк.
Узган атнада юл инспекторлары руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүчене туктаткан. Аларга карата административ эш ачылачак. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 77 очрагы теркәлгән.
Нет комментариев