18-20 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар, Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлаулар һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына өстәмә депутатлар сайлаулар узды.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүгә якынча йомгак ясады:
Татарстанда беренчел катнашучылар саны 76,70% тәшкил итте – бу республикада яшәүче 2,25 млн нан артык кеше. «Бердәм Россия» партиясе өчен сайлаучыларның 72,03% ы тавыш биргән (саннарда бу 1 620 281 кеше).
КПРФ - 11,02 % , «Яңа кешеләр» партиясе - 6,87%, ЛДПР – 4,52%, «Гадел Россия» – 2,16%, «Россия коммунистлары» – 0,70%, Пенсионерлар партиясе – 0,68%, «Родина» – 0,42%, «Яшелләр» партиясе – 0,38%, Туры демократия партисе – 0,33% тавыш җыйган.
Тавыш бирүне 14 759 күзәтүче күзәтте. 935 сайлау участогында видеокүзәтү чаралары урнаштырылган булган, калган участокларда видеотеркәү алып барылган.
Нет комментариев