Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде.
Җылы һәм явым-төшемсез көннәр башлану белән янгын очраклары кисәк арта. Язгы чорда янгын куркынычын киметү максатында, 17 апрельдән Татарстанда, шулай ук Зәй районы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда кешеләрдән аеруча зур уяулык сорала. Бу вакытта республикада учак ягу, коры үләннәр һәм чүп яндыру тыела. Агымдагы елда район территориясендә коры үлән яну белән бәйле 19 очрак теркәлде.
Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штрафлар каралган. Физик затларга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, юридик затларга- 400 меңнән 800 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килүе ихтимал.
Бу чорда шәхси секторда үз йортлары белән яшәүчеләр аеруча игътибарлы булырга тиеш.Фаҗигаләрнең күпчелеге – шәхси йорт хуҗаларының саксызлыгы аркасында килеп чыга.
Нет комментариев