Бүген православие динендәгеләрнең үлгәннәр рухына дога ирештерә торган көне.
Ирле-хатынлы Большаковлар Яңа шәһәр зиратында җирләнгән якыннарының каберләрен зыярат кылырга килгәннәр. Пасха бәйрәменең 9нчы көнендә үткәрелә торган ата-аналарны искә алуны бер елны да калдырмаска тырыша.
Исәннәрнең кадерен - үлгәннәрнең каберен бел, ди халык. Христиан динен тотучылар бу көнне көтеп алалар. Алдан килеп кабер өсләрен корыган үләннәрдән чистарталар. Чиркәүләргә барып туганнары, якыннары рухына догалар укыйлар.
Радоницада кабер өсләрендә азык-төлек, манылган пасха йомыркалары калдыру гадәткә кергән. Көн дәвамында зират тирәсеннән кеше өзелми. Дөнья мәшәкатьләреннән арынып, бакыйлыкка күчкән якыннарын искә алырга килүчеләр берсен-берсе алыштыра.
Нет комментариев