Зәйнең спортчы ветераны пьедесталның иң югары баскычында
Спорт

Зәйнең спортчы ветераны пьедесталның иң югары баскычында

Бу көннәрдә Чаллыда республика ветеран спортчылары арасында уздырылучы җәйге чаңгы-роллерлар узышы сериясе тәмамланды.

Анда ел саен әлеге ярышларда актив катнашучы, җиңү яулап килүче Николай Захаров бу юлы да пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. 

Җәйге чаңгы-роллерда узышу ярышлары Чаллыда сигез этапны үз эченә алды. Ул төрле дистанцияләргә, төрле һава шартларында оештырылды. 65-69 яшьлек спортчылар арасында Зәй ветеран спортчысы Николай Захаров 390 очко җыеп беренче урын яулады. 

“Һәр ел саен әлеге ярышларда катнашып киләм. Үз яшьтәшләрем арасында әлегә республикада беренчелекне биргән юк. Җәйге ярышлар сериясе тәмамлангач, кар төшүгә кышкы чаңгы ярышлары башлана. Анда да катнашырга исәп, шуңа да көндәлек тренировкаларны туктатканым юк”, - ди Николай Захаров.

  • фото спорт идарәсеннән 

Нет комментариев