Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш ярышларының финалы башланды
Яңалыклар

Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш ярышларының финалы башланды

Турнир Россия төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан иң көчле спортчыларны берләштерде.

Зәйдә районның элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган  Бөтенроссия көрәш турнирының   финал ярышлары башланды.

Әлеге ярышларда һәр үлчәү авырлыгында җиңүчегә көрәш буенча Россия Федерациясе спорт мастеры исеме биреләчәк.

 Исегезгә төшерәбез, турнир яңа көрәш сараенда бара. Ял көнегезне спортчыларга җан атып үткәрү мөмкинлеге бар. Зәйлеләрдән көрәш сараена транспорт  кую урыны аз булу сәбәпле, җәяүләп килүләре сорала.


Нет комментариев