Кичә, 26 октябрьдә Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә бишенче чакырылыш район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән ундүртенче утырышы узды.
Көн тәртибендә депутатлар 2026, 2027 һәм 2028 елларга Зәй муниципаль районы һәм шәһәре бюджеты планы буенча район һәм шәһәр Советы карарларына үзгәрешләр кертүне карадылар. Аның буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашев хисап тоты.
Шулай ук район Советының юридик бүлек башлыгы Владимир Кудряшов Зәй шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү турындагы карар проектын тәкъдим итте.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров махсус хәрби операциядә һәлак булган Дмитриев Виталий Николаевичка истәлек билгесе кую турындагы мәсьәләне депутатлар каравына куйды. Әлеге истәлек билгесен хәрби яшәгән Җиңү Проспекты 1/06 йортына урнаштыру карар ителде.
Нет комментариев