Район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин зәйлеләргә мәчетләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Иске Зәй бистәсендәге мәчетнең манарасы төзекләндерү сорый, ә Әхмәт авылы мәчетен тулысынча заманчалаштыру мөһим.
"Аллаһы йортлары безнең ярдәмгә мохтаҗ. Иске Зәй мәчетенең манарасын һәм стеналарын ныклап төзәтергә кирәк: эчкә кергән су аркасында штукатурка җимерелә. Шулай ук Әхмәт авылы мәчетен төзекләндергә өлеш кертергә теләүчеләргә дә бик шат булыр идек ", - дип билгеләде имам.
100 еллык тарихы булган Әхмәт авылы мәчетендә газлаштыру һәм җылыту төгәлләнә. Бинаны төзекләндергән бригадага 150 мең сум чамасы бурыч бар.
"Битараф булмаган зәйлеләрнең бу изге эштә катнашуларын сорыйбыз. Мәчетләребезгә үз өлешебезне кертик! Кыямәт көнендә алар безнең хакка шаһитлык бирсеннәр!"- дип чакырды ул.
Имамнар белән элемтәләр: Илсур Әюпов (Иске Зәй) — +7 (960) 064-43-56; Раиф Шәймәрданов (Әхмәт) — +7 (917) 911-77-81.
Нет комментариев