Зәйнең җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре пробация буенча федераль закон кысаларында актив эшчәнлекне дәвам итә.
Биредә иректән мәхрүм ителү урыннарыннан кайткан кешеләргә документларын булдыруда, эшкә урнашуда, психологик ярдәм кирәк булганда булышлыклар оештырыла. Бу көннәрдә генә өлкән инспектор Гөлназ Биктимерова инспекциядә махсус исәптә торучыга психологик ярдәм күрсәтүне оештырды.
“Без районның төрле хезмәтләре белән берлектә эшлибез. Бу юлы психолог чакырып, бер исәптә торучы белән очрашу оештырдык. Аңа психологик ярдәм кирәк иде, психолог аның белән савыктыру, киңәш бирү тренингы үткәрде. Алга таба тагын мондый очрашу кирәк булса, әлеге хезмәт күрсәтү дәвам итәчәк”, - ди инспектор.
Шул рәвешле районның җәза үтәтү инспекциясендә иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәннәр психологик ярдәм, документлар, пособиеләр һәм түләүләр рәсмиләштерүдә, һөнәри белем алу һәм эшкә урнаштыруда, социаль файдалы элемтәләрне тергезүдә һәм булдыруда ярдәм күрсәтү хезмәтләрнең тулы бер комплексын бушлай ала.
Исегезгә төшерәбез: илдә 2023 елда пробация турында закон кабул ителде. Ул ресоциальләштерү, социаль адаптация һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча реабилитацияләү программаларын һәм азат ителгәннән соң психологик ярдәм күрсәтү һәм постпенитенциар пробацияне үз эченә ала.
Нет комментариев