Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия турнирында җиңүчеләр ачыкланды
Яңалыклар

Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия турнирында җиңүчеләр ачыкланды

Турнир Россия төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан иң көчле спортчыларны берләштерде.

Бүген, 24 октябрьдә, көрәш сараенда Зәй районының элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Ике көн дәвамында катнашучылар җиңү өчен генә түгел, ә көрәш буенча Россия Федерациясенең спорт мастеры исемен алу хокукы өчен дә көрәштеләр.

Ябылу тантанасында чыгыш ясаган Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов турнирның милли традицияләрне саклау һәм спортны үстерү өчен әһәмиятен билгеләп үтте.

Шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев һәм башка мәртәбәле кунаклар ярышларның мактаулы кунаклары булдылар.

Илнар Идиятов фотосы
Илнар Идиятов фотосы

Турнир барышында спортчылар югары осталык күрсәттеләр. Зәй көрәшчеләре гомумкоманда зачетында җиңү яуладылар. Икенче урында-Башкортстан Республикасы көрәшчеләре, өченче урында-Марий Эл Республикасы спортчылары.

Үз авырлык категорияләрендә зәйлеләр Адель Тимеркаев, Нурсәет Харисов, Алмаз Гәрәев, Җәмил Ибраһимов, Булат Гадершин, Рәсим Шириев, Радик Сәлахов җиңделәр.

Өченче урынга Альберт Сәхәбиев, Булат Москов, Сергей Павлик лаек булдылар.


Нет комментариев