24 октябрьдә Лениногорск шәһәрендә муниципаль районара традицион җиңел атлетика турниры үтте. Анда Зәйнең “Барс” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты.
Нәтиҗәдә Храмов Максим, Яранцева Елизавета, Степанова Арина 800 һәм 400 метр арага йөгерештә беренче урыннар алдылар. Аларның тренеры – Валерий Лисов.
Икенчедә – Юнисов Ярослав, Харитонова Инесса, Табашников Марк, Уразайкин Михаил. Тренер – Ирина Дылевская.
Нет комментариев