“Уңыш бәйрәме”ндә традиция буенча аеруча югары күрсәткечләргә ирешүчеләр хөрмәтләнде.
Быел иң күп ашлык суктыручы 8 комбайнер билгеләнгән. Алар барысы да “Агросила-Логистика” җәмгыяте механизаторлары. Алдан үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре буенча урак чорында 3 мең тоннадан артык ашлык суктырган – Айрат Җиһаншин, Илнур Хәйруллин, Ислам Насыйбуллин – 30 мең, 4 мең тоннадан артык икмәк җыйган – Газинур Әхмәтшин, Алексей Аннин, Айнур Уразманов 40 мең, 4,5 мең тоннадан артык бөртеклеләрне суктырган Рөстәм Мөхәммәтдинов 50 мең сумлык премиягә лаек булдылар.
Ә “Урак батыры” дип иң күп икмәк җыюга ирешкән, һәр ел саен алдынгылыкны бирмәүче Андрей Митрофанов танылды. Аңа 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. Егетләрнең һәрберсенә символик төстә түгәрәк күмәч һәм тоз бирелде. “Бу егетләр районыбыз авыл хуҗалыгы тармагы тоткалары”, дип ассызыклады район башлыгы аларны тәбрикләгәндә. Шулай ук 7 җитештерү комплексы җитәкчесе дә махсус премияләргә ия булды. Алар да сәхнәгә чакырылып котланды.
Көзге чәчү эшләрен үз вакытында, сыйфатлы башкаручыларга аерым рәхмәт белдерелде, премияләр бирелде. Алар – Рамил Сибгатуллин, Михаил Ермолаев, Ривал Гыйләҗев. Эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә нәтиҗәле хезмәт куючылар шикәр заводыннан Наталья Аксакова, Рәис Мәҗитов, Гөлнара Насыйрова, Тимур Хәлиуллин, икмәк кабул итү предприятиесеннән Надежда Матвеева, «Россельхозцентр» оешмасыннан Зифа Мәрданова, элеватордан Илшат Миңнеханов, Лилия Иркашова, ветеринар табиблар Ислометдин Тухтаев, Эльмира Фатыйхова бүләкләнделәр.
Шикәр чөгендерен җыюда тырыш хезмәт куючы экипажларга аерым игътибар бирелде. Алар Айдар Галимов белән Айнур Шәйхиев, Рәсим Мифтиев белән Ралиф Гомәров, Валерий Бутяев белән Михаил Никандров. Әлеге егетләр дә акчалата премиягә сертификатлар белән бүләкләнде.
Җир эшкәртүдә хезмәт куючы механизаторлар – Николай Столяров, Айрат Уразманов, Марат Хисмәтуллин, терлек азыгы әзерләү алдынгылары – Рәзим Закиров, Александр Батьков та олы хөрмәт казандылар, бүләкләүләр кабул иттеләр.
Эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә нәтиҗәле хезмәт куючылар шикәр заводыннан Наталья Аксакова, Рәис Мәҗитов, Гөлнара Насыйрова, Тимур Хәлиуллин, икмәк кабул итү предприятиесеннән Надежда Матвеева, «Россельхозцентр» оешмасыннан Зифа Мәрданова, элеватордан Илшат Миңнеханов, Лилия Иркашова, ветеринар табиблар Ислометдин Тухтаев, Эльмира Фатыйхова бүләкләнделәр.
Нет комментариев