Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәмнең мөһим булуын һәркем аңлый, һәм һәр кеше үз өлешен кертергә тырыша. Яугирләргә булышып, без, беренче чиратта, игелекле эш башкарабыз. Армиягә зур ярдәм - ышанычлы тыл ул.
Кадер урта гомуми белем мәктәбе коллективы һәрдаим солдатларыбызга ярдәм итеп тора. Укучылар яугирләребезгә җылы эчтәлекле хатлар яза, бәйрәмнәрдә котлау рәсемнәре ясый. Ай саен барлык укучылар, «Мәрхәмәтлелек тартмасы» җыеп, мәдәният йортларына тапшыра, челтәр үрүче апаларыбызның хәлләрен белешеп тора. Шулай ук технология дәресләрендә йөзләгән данә окоп шәмнәре ясалып, егетләребезгә җибәрелде.
Ярдәм йөзеннән 26 октябрьдә Кадер мәктәбендә хәйрия ярминкәсе оештырылды. Әлеге фикерне барлык укучылар да, укытучылар да бик хуплады. 5-11 нче сыйныф укучылары һәрберсе тәмле-тәмле ризыклар, кулдан ясалган эшләнмәләр, көзге муллыклар белән сату итте. Ярминкә җыр-биюләр белән үрелеп барды. Мәктәптә бәйрәм рухы, шул ук вакытта горурлык хисе сизелде. Барлык җыелган акча «Ярдәм тартмасына» салынды. Әлбәттә, монда әти-әниләргә рәхмәт әйтәсе килә. Аларның пешергән ризыклары барысы да тел йотарлык иде. Шулай итеп, ярминкәдән 19 мең акча җыелды.
«Тиздән дөньялар тынычланыр, ир-егетләребез, җиңү яулап, туган якларына кайтыр, әлеге матди ярдәм аларга файда китерсен һәм мин җылган акчаны «Махсус хәрби операциягә ярдәм итү» үзәгенә тапшырам», - дип, директорыбыз Рәисә Сөләймановна «Ярдәм ярминкә»сенә йомгак ясады.
Гөлия Шакирова, Кадер мәктәбе педагог-оештыручы.
Нет комментариев