Җиргә гашыйк Михаил
Авыл һәм кеше

Җиргә гашыйк Михаил

Аграрийлар “Уңыш бәйрәме-2026”ны зур уңышлар белән каршылады.

Җир-ана битарафларны яратмый – ул намус белән эшләүчеләрне сизә.

Районыбызның «Зәй шикәре» агрофирмасы механизаторы Михаил Ермолаев чын-чынлап күңел биреп хезмәт куючы, Җир-ананың яраткан улы. Ул үзе турында күп сөйләргә яратмый, чөнки аның башкарган эше аның турында сөйли. Көзге эшләрне тәмамлап уңыш бәйрәмен билгеләп үткән чорда әле аның туган көне дә, быел ул 10 октябрьдә 38 яшен билгеләп үтте.

Балачактан техникага тартылу

Михаил Александрович Поручик авылында туган, шунда тормыш итә. Малай чагында ук ул техникага, иксез-чиксез басуларга тартылучан булган. 2006 елда ул Зәйдәге 98 нче һөнәри лицейны тәмамлый. Биредә ул авыл хуҗалыгы тармагында тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча слесарь һәм шофер һөнәрен үзләштерә. Уку чорында унсигез яшьлек егет тәүге тапкыр “Зәй шикәре” агрофирмасына комбайнчысы ярдәмчесе булып эшкә чыга.

Аның беренче остазы тәҗрибәле механизатор Рафис Ходжаев, ә беренче иярләгән техникасы – легендар «Дон» комбайны була. Соңрак аңа нинди генә куәтле техникаларда эшләргә туры килсә дә, ул әнә шул беренче иярләгән комбайнын яратып искә ала.

Армиядән соң Михаил туган якларына кайта, «Агрокөч» холдингының сервис хезмәтендә эшли, ә 2016 елдан яңадан техникага утыра, куәтле «Клаас» тракторын иярли. Бүген дә ул тракторчы-машинист һөнәренә тугры. Аның авыл хуҗалыгы тармагындагы хезмәте унҗиде ел белән исәпләнә, шуның уникесен Михаил Ермолаев тракторчы – машинист буларак руль артында үткәргән.

фото: Зәй-ТВ архивыннан
фото: Зәй-ТВ архивыннан

Куәтле техника һәм хезмәт нәтиҗәләре

Михаилга яздан көзгә кадәр төрле техникаларга утырып эшләргә туры килә. Ул терлек азыгы җыю «Ягуары» белән дә, энергия куәте көчле булган «Клаас Ксерион 4500» белән дә бертигез дәрәҗәдә ышанычлы идарә итә.

Җитәкчеләре беләләр, әгәр эшкә Ермолаев тотынса, борчылмаска мөмкин – барысы да вакытында һәм бик яхшы эшләнәчәк. Техниканы ул үзенеке кебек саклый, ә яшь механизаторларны эшкә сүз белән түгел, ә шәхси үрнәк белән өйрәтә.

Хезмәттәшләре аны ярдәмчел булуы, теләсә кайсы минутта булышырга әзер торуы өчен хөрмәт итәләр. 2026 елның язгы кыр эшләре вакытында гына да Михаил Ермолаев 2428 гектар мәйданда чәчү башкарган. Аннан җир эшкәртүдә хезмәт куеп, аны 1600 гектарга якын сукалаган. Ә көзге чәчү чорында 1857 гектарда бодай орлыгын җир куенына керткән.

– Мин техниканы яратам, аның белән ничек эш итәргә икәнен беләм. Үз хезмәтемнең нәтиҗәсенә, туган җиремдә үстерелгән уңышка карау миңа зур рәхәтлек бирә, – ди Михаил.

фото: Зәй-ТВ архивыннан
фото: Зәй-ТВ архивыннан

Бүләкләр һәм гаилә җылысы

Ул инде яшь механизатор булуына карамастан язгы кыр эшләрендә иң нәтиҗәле хезмәте өчен «Кыр батыры» исеменә дә лаек булды, Сабантуенда автомобиль белән бүләкләнде.

Ләкин, мөгаен, аның өчен теләсә нинди бүләкләрдән дә кадерлерәге хезмәттәшләренең һәм авылдашларының ихтирамы. Ә өйдә аны якыннары – хатыны Анна һәм улы Артем көтә. Кырда озак эшләгәннән соң, ул өенә – җылы гаилә киченә ашыга.


Нет комментариев