“ТР яшьләр гимны” бәйгесендә Айдар Сөләйманов өчен тавыш бирик
Мәдәният һәм сәнгать

“ТР яшьләр гимны” бәйгесендә Айдар Сөләйманов өчен тавыш бирик

Республикада “ТР яшьләр гимны” бәйгесенә халык тавыш бирүләре башланды.

Әлеге бәйгедә финалга үз композициясе белән тумышы белән Зәйдән булган безнең якташабыз, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов үтте. Зәйлеләрдән Айдар иҗаты өчен тавыш бирүләрен сорыйбыз. 

“ТР яшьләр гимны” бәйгесендә финалистлар үзләренең музыкаль эшләрен тәкъдим иттеләр, һәм хәзер һәркем үзенә ошаган әсәрне хуплый ала. Моның өчен ВКонтакте социаль челтәрендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы  битенә керегез, финалистларның җырларын тыңлагыз һәм халык җиңүчесе булырга лаеклы Айдар Сөләйманов  өчен үз тавышыгызны калдырыгыз!

Иң күп тавыш җыйган әсәр авторы үз эшен «Созвездие-Йолдызлык» театрының профессиональ студиясендә яздырып алу мөмкинлеге алачак. Шунысы мөһим: халык тавыш бирү — конкурсның финал этабы түгел. Җиңүчене эксперт сайлап алу нәтиҗәләре буенча жюри билгеләячәк. Аның составына мәдәният һәм сәнгать өлкәсе вәкилләре керә.

Ә тавыш бирү 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Нет комментариев