Зәй табиб-эпидемиологы «Шатлык» үзәгендә гриппка каршы вакцинация турында очрашу уздырды
Сәламәтлек

Зәй табиб-эпидемиологы «Шатлык» үзәгендә гриппка каршы вакцинация турында очрашу уздырды

Зәйнең «Шатлык» тернәкләндерү үзәгендә табиб-эпидемиолог Икълимә Стефанова белән гриппка каршы профилактика һәм вакцинациягә багышланган очрашу булды.

Социаль хезмәтләр алучылар сезонлы инфекцияләрдән саклану турында кирәкле мәгълүмат алдылар. Эпидемиолог гриппның үзе дә,  ә авыр өзлегүләргә китерүе дә куркыныч булуын белдерде. Ул өзлегүләрнең  үпкә ялкынсынуы, бронхит, отит, шулай ук йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системаларының хроник авырулары кискенләшү белән дә куркыныч булуын искәртте.

Ул гриппка каршы алдан прививка ясатуның иммунитетны күтәрүен әйтте, актив төстә вакцинация ясатырга чакырды, барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

  • фото тернәкләндерү үзәгеннән

Нет комментариев