Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда “Уңыш бәйрәме-2026” гөрли.
Биредә язгы кыр эшләреннән алып бүгенге көнгәчә тырыш хезмәт куючыларга тирән хөрмәт хисләре белдерелә, игенче һөнәренә мәдхия укыла. Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, “Агросила” холдингы җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары, хезмәтчәннәр катнаша. Кунаклар иң башта мәдәният сарае фойесында урнашкан үзенчәлекле күргәзмәне карадылар, эчтәлекле видеосюжет аша район уңышлары белән таныштылар.
Быел район кырларында үстерелгән бөртеклеләрдән мул уңыш алынды. Барлыгы 33359 гектар мәйданнан 114 мең 536 тонна ашлык җыелды. Уңдырышлылык бер гектардан уртача 34,1 центнерны тәшкил итте. Шикәр чөгендере уңышы исә аеруча яхшы. Бер гектардан уртача 508 центнер чыга, инде татлы тамыразыкны алуны механизаторларыбыз төгәлләү алдында тора. Разиф Кәримов уңыш бәйрәме кысаларында аграрийларга мөрәҗәгатендә һәр эшне үз вакытында, сыйфатлы башкарулары өчен рәхмәт белдерде.
- Сезнең хезмәт - җәмгыятебезнең иминлеге һәм тотрыклылыгы нигезе. Нәкъ менә сез азык-төлек иминлеген һәм халыкның югары тормыш сыйфатын гарантиялисез. Сезнең осталыгыгыз һәм эшкә тугрылыгыгыз аркасында Зәй районы елдан-ел республикада алдынгы урыннарда тора. Быел да яхшы уңыш җыйналды. Ә район кырларында көзге бодайны рекордлы күләмдә чәчүгә ирештек, ул 20 мең гектардан артык.
2027 ел уңышы өчен туфракны төп эшкәртү төгәлләнеп килә. Эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә тотрыклы эшләүчеләргә дә хөрмәтебез зур. “Зәй шикәре” АҖ, икмәк кабул итү пункты һәм “Зәй элеваторы” ҖЧШләрендә хезмәт коллективлары яхшы эшләре белән куандыралар. Гомерләрен туган җиргә хезмәт итүгә багышлаган һәм үсеп килүче буынга үрнәк булган авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарына аерым рәхмәт. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, авыр хезмәтегездә яңа уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим!, - диде ул.
Нет комментариев